-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 гыйнвар , 16:45

Мәхәббәтне кайтарып буламы?

"Мәхәббәтне - була. Сөйгән кешене кайтарып булмый икән".

Мәхәббәтне кайтарып буламы?
Мәхәббәтне кайтарып буламы?

"Анонимно. Озак уйлаганнан соң сездән киңәш сорарга булдым. 9нчы сыйныфта укыганда бер егет белән йөрдем. Кеше сүзе буенча ташлаштык. Минем үз гаиләм бар. Иптәшем яхшы кеше. Тик ике ел элек язмыш безне янә очраштырды. Аның да гаиләсе бар. Мин аннан һәрвакыт качып йөрдем, тик йөрәккә боерып булмый. Аның туганнары белән яхшы аралашам. Ул яхшы егет. Тик үткәннәрне кире кайтарып булмый. Иптәшем, балаларым хакына түзәм.

Аның белән дусларча 2 ел аралыштык. Тик мин аны сагынам. Берәүнең кочагында ятып, икенчене уйлап арыдым. Иремә хыянәт итмәсәм дә аның алдында үземне нык гаепле тоям. Чөнки уем белән мин икенче янында".

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас