-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 гыйнвар , 10:20

Серләреңне бүлешергә якын кеше кирәк!

15 яшьлек кызга әти-әни табарга ярдәм итик, дуслар.

Серләреңне бүлешергә якын кеше кирәк!
Серләреңне бүлешергә якын кеше кирәк!
Әти белән әни бигрәк тә сабыйларга кирәк кебек тоела — беренче адымнарга өйрәтергә, йоклар алдыннан әкиятләр укырга, куркыныч яки кыен булганда ярдәм итәргә һәм тынычландырырга. Ә үсмерләр инде үскән, мөстәкыйль, һәм барысын да үзләре булдыра ала, дип уйлыйбыз. Ләкин бу алай түгел.
Ярдәм, игътибар һәм янәшәдә үз кешең булуын тою балага һәрчак кирәк. Ә үсмерләргә — бигрәк тә.
Полина 2010 елда туган. Бу ачык күңелле һәм аралашучан кыз, ул үзен ышанычлы тота һәм игътибар үзәгендә тыныч хис итә белә.
Ул үзенә игътибар булуын дөрес кабул итә һәм аны аралашу, активлык һәм эшләрдә катнашу аша җәлеп итә белә. Аның сәләтле кыз булуы шунда ук сизелә: Полина камера каршында бик җиңел чыгыш ясый, югалып калмый һәм үз фикерен җиткерә белә.
Холкы буенча ул — лидер. Полина тиз арада яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән уртак тел таба, командада булырга ярата һәм үзе артыннан дусларын ияртә белә. Аның өчен ярдәм кулы сузу һәм аралашу бик мөһим — аның тырышлыгын сизүләрен һәм бәяләүләрен ул аңлап тора.
Полина җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләргә ачык һәм аның тормышында гаилә барлыкка килүен бик көтә. Ул әни һәм әти турында сабыйлардан ким хыялланмый — чөнки һәр балага якыннары яратып көткән үз йорты кирәк.
Бу ягымлы кыз турында танышларыгызга сөйләгез һәм бу постны социаль челтәрләрдә үзегезгә күчерегез, дуслар. Бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас