"Сәлам барыгызга да! Уйлап йөри торгач, язарга булдым.
Менә ике ел инде бер егет белән йөрибез. Йөрибез, дисәң дә дөрес түгелдер инде. Ике ел эчендә ниләр генә кичермәдем... Икенче кызлар белән күп аралашты, теләсә нинди сайтлардан таба иде. Күбесе белән очрашып та йөрде. Кайсыберен яшереп тә тормады. Төннәр буе елап чыга идем. "Йөреп туйгач", кире әйләнеп килә иде, "яратам да яратам", ди. Мин, исәр, янә аралаша башлыйм. Барысы да яхшылангач, тагын китә. Хәтта миннән яшереп, бер кыз белән яшәп тә алды. Яши алмагач, кире килде.
Быел үзенә: "Йөрисең икән, башкача минем янга килмә", - дип әйткәч, әллә "башына тай типте". Бөтен сайтлардан чыкты, "сулга гастрольләрен" туктатты. Эчми, ни әйтсәм - шуны тыңлый. "Җәен өйләнешик", - дип, туганнары белән таныштырды. Элекке гадәтләрен исенә төшерсәм, башкача алай булмаячагына антлар бирә.
Назлы сүзләре белән "яратам да яратам" дип көн саен шалтырата. Бәхетлемен, тик... Элекке хәлләр искә төшсә, куркып китәм. Әнием каршы, башка егетләр беткәнмени, ди. Әти эндәшми, әмма ошатмавы сизелә. Нишләргә соң? Элекке гадәте кире кайтмасмы? Әллә егетләргә шулай йөреп туеп, аннары гына гаилә кору дөресме? Артымнан йөргән башка егетләр дә бар. Ә аңа бик ияләштеп шул".
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: bashinform.ru