-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 гыйнвар , 12:07

"Кинәт шагыйрьгә әйләндем..."

"Телефоннан да шигырь юллары белән сөйләшә башладым... Әй, Ходай, бу нинди сынау соң?"

"Кинәт шагыйрьгә әйләндем..."
"Кинәт шагыйрьгә әйләндем..."

Укучылардан килгән тагын бер кызык хатны сезгә тәкъдим итәсебез килә.
"Минем белән кызык хәл булган иде 2023 елда.
Ашказаны җәрәхәте булып, кан косып ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып китте. Хәлем шул кадәр авыр булган, кызым өч көн янымда торды. Бер көнне 4 тапкыр шланг йотарга туры килде. Аллаһның ярдәме белән, хәлем яхшыра башлады. Кызым кайтып китте. Ул битемнән үбеп чыгып киткәндә, шул кадәр авыр булды.

Ышанасызмы, шул минуттан минем сөйләвем, уйларым шигъри формада килә башлады. Нәрсә уйлыйм, нәрсә сөйлим - барысы да шигъри юллар белән. Башта кызык. Телефоныма күпме шигырьләр язып калдым. Аннары биздем язып, курка калдым, мина хәзер ничек яшәргә инде, дип. Уйларым күз алдымнан шигьри юллар булып телетайп тасмасындагы кебек узып торалар иде. Ярый әле татарча гына, табиблар - урыслар. Алар белән урысча сөйләшеп була иде. Аллаһтан сорыйм инде, Раббым, бу нәрсә булды, нигә миңа бу сынау, дип. Кайчан да булса үз халәтемә кайтырмынмы икән дип.
Дәваханәдән кайткач, бетте. Әле бик нык тырышсам да бер шигырь дә башка килми".

Сезнең белән шундый сәер хәлләр булганы бармы?

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас