

"Мина 31 яшь. Иртә кияүгә чыгып, аерылдым. Иремне нык яраттым, әмма ул мине тукмады, эчте. Дәваханәгә эләктем. Кулымны сындырган иде. Эчкелеккә салышкан әнием генә булгач, яклаучы булмады. Шуңа аборт эшләттем дә, зуррак шәһәргә чыгып киттем.
Биредә өйләнгән бер ир белән йөри башладык. Хәзер алты ел инде. Хатыны ярты ел элек үлде. Хәзер миңа өйләнәсе килә. Әмма безнең яшь арасы зур, ул иргә озакламый 60 тула. Ул хәтта миннән бала таптырмакчы. Мин беркайда да эшләмим, әмма аның тәрбиясендә генә булып, көне-төне аның белән генә буласым да килми. Әмма ул бай иргә шунда ук хатын-кыз табылачагын да беләм. Нишләргә икән?"
Фото: bashinform.ru