Ә эшсөючән һәм үҗәт тә! Мәрьям унике ел буена нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Хезмәтенең җимешләре булып торган, ә күптән максат итеп куйган "Русиянең спорт мастеры" исеме аңа шушы көннәрдә бирелгән.
"Котлыйм, кызым! 12 еллык тырыш хезмәтеңнең зур нәтиҗәсе белән!" - дип язган әтисе.
Социаль челтәрдәге дуслары Мәрьямне мактаган, ә берсе шигъри юллар да язып куйган:
Алма агачыннан ерак
Төшми дуслар, күрегез!
Мәрьям берсе шул алманың -
Иң татлысы, белегез!
Аллаһ бер дә жәлләмәгән,
Бар җире дә килгән, бит!
Бигрәк уңган бәләкәч,
Зур артист булыр үскәч.
Уңышлар сиңа, Мәрьям!
Фото: социаль челтәрдән.