"Кызыма 25 яшь, ул 55 яшьлек ир-егеткә гашыйк булган. Алар очраша башлады, ул аңа бүләкләр һәм зур чәчәк бәйләмнәре бүләк итә. Мин аларның мөнәсәбәтләре никадәр якын булуын белмим. Элек кызым һәрвакыт минем белән мондый нечкәлекләр турында уртаклаша иде, ә хәзер теләмичә генә сөйләшә.
Моңа кадәр дә ул егетләр белән очрашып йөрде, әмма җитди мөнәсәбәтләргә кермәвен әйтә, ул һәрвакт үзен булачак ире өчен саклады. Мин аңа бу ирнең аның белән уйнавын, китеп барырга мөмкинлеген аңлатырга тырыштым. Әмма кызым мине тыңламый да. Өстәвенә, ул бит тәҗрибәле ир һәм аңарда хатын-кызлар күптер кебек.
Кызым исә бер үк нәрсәне кабатлый: ул аны ярата. Кызым өчен борчылам. Ул минем бик нечкә күңелле. Әйе, ул кыю характерлы, ләкин мондый мөнәсәбәтләргә юл куйган икән, чын-чынлап горур булуы икеле. Яшь барыбер роль уйный. Өстәвенә, аның артыннан күп кенә яшь егетләр йөри.
Миңа нишләргә һәм кызымны ялгышлардан ничек сакларга?"
Фото: bashinform.ru