-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 февраль , 09:45

“Бу хәл булмаячак!”

Авыр шартларда үскән Регина Хәсәнова якыннарының хаталарын кабатламый, бәхетле тормыш кичерә.

“Бу хәл булмаячак!”
“Бу хәл булмаячак!”
“Әти миңа һәрвакыт: “Син барысын да үзең эшли белергә тиеш”, – дип өйрәтте. Аның тырышлыгы белән телевизор төзәтә, розетка урнаштыра, аяк киеме тегә беләм, – ди Регина. – Безнең гаилә башта бик әйбәт яшәде. Әти белән әни эчмәделәр. Без дүрт бала үстек. Ә аннан соң...”

Ә аннан соң Регина­ларның йортына хәмер үтеп керә. Тәүдә тимер юлдагы авыр эштә эшләгән әнисе салгалап кайта башлый, әтисе моңа каршы көрәшеп карый, ләкин ул да бераздан бу явыз алдында тез чүгә.
 
Регина Хәсәнова белән Ялгызкаен авылы мәдәни­ят йортында сөйләшеп утырабыз. Ул монда урнашкан чәчтарашханәдә эшли. Махсус белеме юк, шушында эшләүче кызда өйрәнчек булган һәм бу бик үзен­чәлекле эшнең кайбер нечкәлек­ләренә өйрәнә алган. Гомумән, Регинаның һөнәрләре күп түгел. Табигате белән зирәк, эзләнү­чән һәм үҗәт кыз сатучы булырга да үзлегеннән өйрәнгән, чөнки унынчыны тәмамлаганда аның кайдадыр укырга кереп, һөнәр алу мөмкинлеге булмаган: ул тәүге нарасыен баккан.
 
Дүрт баланың төпчеге булган 16 яшьлек кыз-ларының ике ел дуслашып йөргән егетеннән авырга узуын белгәч, әти-әнисе башта югалып кала. Ниш­ләргә? Үзе дә бала гына булган кызлары шушы яшьтән бала чүпрәге­нә урал­сынмы, әллә инде... Гаилә советын­да “әллә инде” дигәне җиңми. Регина баласын тудыра. Ләкин сабы­еның әтисе белән юллары аерыла. Әйткәндәй, армиядән кайткан 21 яшьлек егетне төрмәгә дә озатырга булыр иде, ләкин изге күңелле Регина ул адымга бармый. Алай гына да түгел, ул егеттән алимент та юлламый. Булган, беткән. Бер килүендә бала минеке түгел дип җанын телгәләгәч, өмете бөтенләй өзелә. Нарасыена үзе әти дә, әни дә булырга туры киләчәген аңлый һәм шуңа күнә.
 
Регинаның тормышында бәхетле мизгел­ләр дә була. Сабые бераз исәйгәч, язмышы аны гомерлек дип уйлаган яры белән очраштыра, һәм яшьләр өйләнешеп, Гафури районының Тугай авылына кайтып төпләнә.
 
Ләкин иртә уңмаган кич уңмас, диләрме әле. Бу асыл егет белән дә тормышы барып чыкмый. “Эчте, эшләмәде, кул күтәрде, баламны кыерсытты”, – ди Регина. Алдагы өчесенә тешен кысып чыдаса да, соңгысына түзә алмый яшь ана. Сабыр канатлары шартлап сына, ул баласын кочаклап ялгызы кала. Ләкин Ходай бар бит ул, аның изге фәрештәләре кайчан да булса барыбер сиңа ярдәмгә киләчәк. Регина өчен изге фәрештә Ялгызкаен авылыннан Гали абыйсы рәвешендә килеп баса. Ул яшь хатынны эшле итә һәм туганы белән таныштыра. Бу вакытта Регинага – 21, Рәфискә 26 яшь була.
 
– Әлбәттә, бала күтәреп килгәч, яратмаучылар да булды. Ләкин Рәфис мәсь­әләне каты куйды: бала безнең белән булачак. Ул аның әтисеннән алимент юллауга да каршы булды. Үзем үстерәм, диде һәм үстерде дә. Хәзер улыбыз Илдар үзаллы тормыш көтә. Өйләнде, ике баласы бар, Стәрлетамакта яши­ләр, – ди Регина.
Хәерхаһлы хатын ирен моның өчен бер-бер артлы биш бала белән сөен­дергән. Яши башлау­лар­­ына бер ел дигәндә – уллары Радмир, аннары Рус­лан туган. Кыз кирәк дип, Руфина белән Ралинаны алып кайтканнар. Ә 2 ел 6 ай элек төпчекләре Рәдис дөньяга авыз салган. 2023 елда Регина “Ана даны” медаленә лаек бул­ган. Бу хакта ул аерым бер горурлык белән сөйли.
 
Бүген Регина Ялгызкаенда сатучы булып та, чәчтараш булып та эшли, Рәфис – авылдагы “Каен” муниципаль предприятие­сендә тракторчы. Ул яхшы хезмәткәрләр исәбендә. Тагын бер һөнәрләре – гаилә ихата тутырып мал үрчетә. Аларның саны 25кә җиткән вакытлар да була.
Регинага бик күп кайгы кичерергә дә туры килгән. 2010 елда әтисе үлгән. Өч елдан олы абыйсы гүр иясе булган, икенче абыйсын бавыр циррозы гүргә керткән. Хатын 11 ел авыр чирле картәнисен карап соңгы юлга озаткан.
 
Бүген исә 73 яшьлек авыру әнисен карый. Әтисе үлгәннән соң вакыт-вакыт тәртип бозгалаган ананы үзләренә алып кайткан ул. Апасының ике баласын да үзенекеләрдәй якын күрә Регина. Ул үзе яшел еланга нәфрәт белән карый. Бөтен гаиләсен тез чүктергән хәмерне якын китерми. “Минем өчен балаларымның бәхете, тынычлыгы мөһим. Шөкер, алар мине эчкән килеш күргәне юк. Бу хәл булмаячак та”, – ди хатын.
 
Тормыш юлы бик күп борылышларга, авырлыкларга бай булган Регина бүген үзен бик бәхетле тоя, зур, матур йортларында балаларын үстерә, ирен кадерли, туганнарына яр­дәм итә. Сынауларны өеп бир­гән аңа Ходай, ләкин ул бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган. Туган­нарының начар тәҗрибә­сен читкә тибеп, үз алдына якты максат куеп, шуңа омтылып, шуңа ирешеп яшәү­че кеше ул Регина!.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас