

"Киленнәр дә рәхәт яшәми. Мин бианама гомер буе хезмәт иттем. Ике бианай белән яшәдем. Иремнең әнисен дә, аның әнисен дә карадым. Рәхмәт ишетмәдем. Шундыйлар үлер алдыннан гафу үтенә, түз, диделәр, әмма алай да булмады.
Үз әнием мине яклар урынга, гел тирги иде. Кызыма 13 яшь тулгач кына мине яклаша башлады. Әниемнең мине яклашканын күреп, ирем балабызны бик нык кыйнады.
Инде бианай да, аның әнисе дә мәрхүм. Бер ризалыгым юк. Алар өчен хәер дә биргәнем юк. Ирем шул ике карчык өчен мине, балаларымны гомер буе рәнҗетте. Хәзер авырып безнең күзгә карап ята. Жәлләмим. Акча түләп, ешрак дәваханәдә тотам. Күрәсем дә килми. Бар гомеремне юкка чыгарды".
Фото: bashinform.ru