"Ирем белән 5 ел элек аерылышкан идек. Ул яшьрәк хатын тапты. Өч ел елап, чак тынычландым. Яңа гына рәхәтләнеп яши башладым. Уйламаганда ирем кире кайтты. Һаман яратам, ди... Ышандым. Тик әлегә аерым яшик, мин аерым яшәп өйрәнгән инде, диде. Тагын ышандым. Хәзер минем белән дә, теге хатын белән дә яшәгәнен белдем. Үзенә моның турында әйткәч, мин сезнең икегезне дә яратам, икегезне дә акча белән тәэмин итә алам, ди. Ә мин бит алай яши алмыйм! Нишләргә соң?"
Фото: bashinform.ru