+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 Февраля , 08:30

"Шуклыгыбызны гафу ит, әни..."

"Бу хәл искә төшсә, әле дә йөрәк сызлый".

"Шуклыгыбызны гафу ит, әни...""Шуклыгыбызны гафу ит, әни..."
"Шуклыгыбызны гафу ит, әни..."

Ана бала белән бәхетле, диләр. Әни дә безнең белән бик бәхетле булдымы икән?
Без өч малай үстек. Шулай бер көнне әни өйне матур итеп җыештырды да кунак күрергә китте. (Ахирәтләренең берсенә кунак килсә, өйдән-өйгә йөреп чәй эчүне шулай атыйлар бездә). Без өч малай өйдә калдык. Әни китү белән качышлы уйный башладык. Кая гына кереп яшеренмәдек, мендәрләр артына, карават астына, шкаф эченә, хәтта мич эче, мич асты калмады.

Шулай уйнаганда әнкәй кайтып керде дә, шаккатып торганнан соң утырып, "Ник берегез кыз булып тумады икән?!" дип елап җибәрде. (Бала чакта һәрвакыт аптырый инем: нишләп безне кыз итәсе килә икән дип. Хәзер аңлыйм).

Әнине аңлап та була иде шул: мичтән чыккан корым, көл белән бөтен өй тулган, мендәрдә дә, карават япмаларында да, идәнне әйтеп тә тормыйм. Хәтта шифоньер эчендәге кием да калмаган. Җитмәсә, кунакны өенә чакырырга әнинең чираты икән, табын әзерләр өчен алданрак кайткан ул.

Әни бу хәлдән ничек чыккандыр инде, хәтерләмим. Аның мәрхүмә булуына дә байтак инде. Күптән үзем дә әти. Шул тарихны искә алган саен әнине жәлләп, йөрәк сызлый. Еш кына үземнең балаларның шуклыкларын гафу итәм. Үзем дә шундый идем бит.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас