-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 февраль , 10:57

"Хатын-кызның манипуляциясенә түзә алмыйм"

"Өченчегә өйләндем инде, һаман шул хәл кабатлана".

"Хатын-кызның манипуляциясенә түзә алмыйм"
"Хатын-кызның манипуляциясенә түзә алмыйм"

"Мин хатын-кызның минем белән манипуляция итәргә тырышуларын яратмыйм. Моны кем эшләвенә карамастан, шундук туктатырга тырышам. Характерымның шушы үзенчәлеге аркасында мин өч тапкыр өйләндем, һәм өч никах та аерылышу белән тәмамланды. Хатыннарның һәрберсе алдан ук минем позицияне белә иде һәм беркайчан да үзен шулай тотмаячагына ышандырды. Ләкин тора-бара барысы да кабатланды.

Беренче никахта хатыныма берәр нәрсә кирәк булса, ул башта сорый, аннары: «йә сатып аласың, йә мин аерылышырга гариза бирәм», - дигән сүзләргә күчә иде. Мин шундук "бир" дип җавап бирдем. Ул чыннан да бирде, мин кире уйлармын дип өметләнде. Бу барып чыкмады. Соңрак ул үзе аерылышырга теләмәвен белдерде, тик ул вакытта инде мин аерылышуны таләп иттем.

Икенче хатыным белән бала туганчы барысы да тыныч иде. Бала тапканнан соң шул ук хәл башланды, тик хәзер бала аша манипуляцияләргә кереште. Мин бер тапкыр ачык итеп кисәттем, әгәр бу тукталмаса, аерылышырга гариза бирәчәгемне әйттем. Ул шулай ук дәвам итте, һәм мин сүземдә тордым.

Ике никахтан соң мин боларның барысыннан да шактый арыдым, ләкин өченче хатынны очраттым. Ул минем кебек үк манипуляцияләрне күрә алмавын әйтте. Ул ялганламады, әмма үзе дә алардан актив файдалануын әйтмәде. Мәсәлән, мин узып баручы кыздан юл сораган өчен генә дә атна буе аның ягыннан булган назга мәхрүм кала ала идем.

Дуслар белән хәлләр охшаш. Янәшәмдә нибары бер-ике кеше калды, һәм бу бер тапкыр да мине үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырышмаганнар. Мин тирә-якта начар кешеләр генә дип санамыйм. Бары тик басым ясау омтылышларын мин һәрвакыт шундук туктата идем, һәм шуннан соң күпләр үзләре дә минем тормышымнан юкка чыкты".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас