-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
13 февраль , 11:03

"Үлгәндә дә яратачакмын"

"Сөяркәләрне эт итеп сүгәсез. Минем хәлдә калырга язмасын сезгә. Бу да бер сынау ул".

"Үлгәндә дә яратачакмын"
"Үлгәндә дә яратачакмын"

Анонимно. Мин дә язып үтим әле. Күбесенчә өйләнгән ир белән мөнәсәбәтләре булган хатынны үтереп тиргиләр, мыскыл итәләр. Ә бит төрле ситуация, төрле язмыш...

Миңа бары 21 яшь иде аны очратканда, аңа - 39. Уртак танышлар аша таныштык. Ул шул ук көнне мине ошатканын әйтте, тик мин аны якын китермәдем. Бер ел үткәч, көтмәгәндә тагын очраштык. Шуннан башланды... Уйламагыз, безнең "постель" 4 айдан соң гына булды. Мин үлеп гашыйк идем, ул да. Әйе, хатыны бар, тик без очрашканда ул аның белән яшәми иде. Бу - мәхәббәт (азгынлык димәгез, зинһар) 7 ел давам итте.

Төрлесе булды, аерылыштык та, кире кавыштык. Хатыны минем турында бик күп гайбәт таратты. Беләсезме, кайбер чакта мин күз алдыма китерә идем - бетте, без бергә түгел, без аерылыштык. Шунда мин, урысча әйткәндә, начинала задыхаться. Мин ансыз яши алмый идем. Ахырда мин аннан авырга калдым һәм аның белән барлык мөнәсәбәтләрне өзәргә булдым. Ул килде, елады, үтенде ничә тапкыр, тик мин аны бүтән якын китермәдем.

Балам туды. Балага биш яшь булганда, аңа да, үземә дә, аннан башка да яши алуымны исбат итәргә булдым. Яратмыйча, икенче кешегә кияүгә чыктым. Ул тагын миңа килде. Шундый моңсу итеп: "Матурым, минем кебек сине беркем дә яратмаячак. Мин синең тәнеңдәге һәр миңне, һәр җыерчыкны беләм", - ди. Бу безнең соңгы очрашу иде.

Бер көнне эштән кайтып килгәндә, бик зур тизлек белән янымнан машинасында үтеп китте. Әмма сигнал да бирмәде, борылып та карамады. Коточкыч тизлек иде ул. Тик ул шул секундта бүтан җирдә жан биргән булган (без аерылшканнан соң ул хатынына кире кайтты һәм бик нык эчте). Аның җаны минем белән шулай бәхилләшкән икән, ул шулай күземә күренде...

Үлеп яратам әле дә. 10 ел үтте бу вакыйгадан соң. Үкенмим, әгәр дә кире кайтарып булса, мин тагын да аның белән шул ук юлдан үтәр идем, тик башкача. Кайчакта төшемә керә. Кайчакта аның салкын сулышыннан уянып китәм. Яратам, үлгәндә дә яратып үләчәкмен.


"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: mgazeta.com

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас