-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 февраль , 07:45

Каникуллар вакытында өйдән эшләргә?

Балаларның каникулы вакытында ата-ананың берсе дистанцион форматта өйдән эшләргә тиеш.

Каникуллар вакытында өйдән эшләргә?
Каникуллар вакытында өйдән эшләргә?
Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына мәктәптә каникуллар вакытында русиялеләр өчен дистанцион эшкә күчү хокукын закон белән ныгыту инициативасы белән мөрәҗәгать юллады.

Документ ведомство башлыгы Антон Котяковка адресланган. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.

Парламентарий күп кенә ата-аналар ел саен очраша торган проблемага игътибар итте: мәктәпкә бармаган балаларны карауны эш вазыйфаларын тулысынча үтәү белән бергә алып бару зарурлыгы.

Чернышов аңлатканча, мондый очракларда өлкәннәргә компромисс вариантлар эзләргә туры килә: эш бирүчедән стандарт булмаган график сорарга, еллык ялны өлешләргә бүләргә, көннәрне үз исәбенә алырга яки ял итәргә. Шул ук вакытта 28 көн дәвам иткән стандарт ял, әгәр аны «каникуляр мәсьәләләрне» хәл итүгә сарыф итсәң, гаиләне җәй көне бергәләп ял итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Чернышов башлангыч мәктәптә (1-4 сыйныфлар) укучы баланың ата-анасының берсенең (яки законлы вәкиленең) рәсми каникуллар вакытында дистанцион эш форматына күчү хокукын закон дәрәҗәсендә беркетергә тәкъдим итә. Килешәсезме? 
 
Фото: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас