"Ирем белән 15 ел яшибез. Аннан башка беркемем дә булманы. Яши башлагач та, бала кирәкми, диде. Ышанмадым, улымны таптым. Ирем суынган кебек булып китте. Тиздән вахта ысулы белән башка җиргә эшкә күчте.
Улыбызга хәзер 13 яшь. Әтисе аңа шулай ук салкын калды. Мин, саклансам да, тагын авырга калдым. Табам, дигән идем, аерылабыз алай булгач, диде. Шулай берничә тапкыр аборт эшләттем.
Улым бәләкәй чагында әтисенә тартыла иде, хәзер алар бөтенләй ят кешеләр кебек. Иремне аңлый алмыйм. Ул үзен нык карый, матур ир, диләр. Читкә эшкә чыгып китә дә ярты елга, яки озаккарак югала. Акчасын да сирәк җибәрә. Шалтыратмый да. Яраткач, түзәм. Баштан ук шулай булгач, холкы шулайдыр, дип, үземне тынычландырам. Әллә ялгышаммы икән?"
Фото: bashinform.ru