-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 февраль , 12:07

"Акланып яшәүдән туйдым!.."

Бер яшьлек хатасы өчен...

"Акланып яшәүдән туйдым!.."
"Акланып яшәүдән туйдым!.."

"Ир белән берничек тә аңлашып яши алмыйбыз. Мин кияүгә кыз булып чыкмадым (үзенә дә йөргәндә үк моны әйттем, алдыйсым килмәде). Кабул итәм, син миңа кирәк, диде. Кусам да килде. Хәзер ничә еллар шуны сөйләп битәрли. Гел шикләнә, кая барсам да элекке егетем белән йөри дип уйлый. Нишләп йөрим инде, әллә кайчан аралар өзелгән бит инде. Иргә хыянәт иткән юк, уйда да юк. Кеше бер ялгышкан дип, гомер буе шуңа битәрләп яшәргә ул үзе дә фәрештә түгел.

Ялгыштым, бик авыр кичердем ул ялгышымны, әмма үкенеп, хәзер кире кайтмый бит инде ул вакыт. Теләсә нәрсә әйтә, балалар дип тә тормый. Бусы - бер зур минус. Инде болай кылангач, аның белән буласым да килми, гайрәтем чикте. Үзем һаман яратам кебек үзен, балаларымның атасы бит ул. Балалар да бик кирәкми аңа.

Икенче минус - акча бирми интектерә. Балаларга сорасам да төпченеп, чегына кадәр отчет ала. Үземә инде сорамыйм да. Үз эшләгәнемә киенәм, башка кирәк-яракны да үзем сатып алам. Ярдәм кирәк булса да булышмый. Эт тормышында яшәп ятыш. Мондый кешегә ничек юл табарга? Гомумән, табып була микән? Гел мин гаепле барысына. Гомер буе хыянәт итмәгәнемне аңлатырга тырышып яшәүдән дә туйдым инде. Балалар да юньле атмосферада үсми. Бер яшьлек хатасы аркасында..."

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас