-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 февраль , 12:20

"Картлыкта ялгыз булу авыр икән"

"Ирегез нинди булса да, аңа түзеп яшәгез".

"Картлыкта ялгыз булу авыр икән"
"Картлыкта ялгыз булу авыр икән"

Хатыннарга шуны әйтәсем килә: ялгын калмагыз! Минем кебек ирсез рәхәт, дип йөрмәгез. 60ны үтсәгез, ир табуы бик авыр. Балаларың никадәр әйбәт булса да, алар бала булып кала.

Мин иремнән аерылгач, шул кадәр рәхәт яшәдем. Чөнки ирем эчте, читкә йөрде, бар авыл миннән көлә иде, аннан түгел. Безнең вакытта ул кадәр аерылышулар булмады. Түзеп яшәдек бит. Әмма минем ир бер хатынга ияләшеп, өйдән чыгып ките. Икәүләп эчәләр иде. Шуннан булгандыр "любов"лары. Хәтта ирем ялгыш шул хатынның эчке киемен киеп кайтканы да булды. Алай да яшәр идем әле аның белән. Акчаны яхшы эшләдем, кулым эшкә оста, бирешмәдем. Ике бала үсеп, чыгып китте. Алар читтә, мин ялгыз. Йорт зур, көн саен аны юам, җыештырам. Ашыйсы килмәсә дә пешерәм. Аннан мәчеткә алып барып калдырам. Берүзем ашый алмыйм. Парлы кунакларга күптән йөрмим. Сөйләшеп утырыр кеше булсын иде димен кайчак. Соратучылар күп булды. Үзем риза булмадым. Шуңа яшь хатыннарга әйтәм: ялгыз калмагыз. Яшьлек үтә дә китә ул, картлыкта ялгыз булуы авыр.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас