"Әтием элек-электән бик нык эчте. Әнине дә, безне дә бик нык кимсетә иде. Тик әти-әнине сайлап алып булмый. Аңа үпкәм юк.
Хәзер мин үстем. Яхшы гына укып йөрим. Минем очрашып йөргән егетем бар. Кызганычка каршы, ул да эчәргә ярата. Эчеп алса, миңа әллә ниләр әйтеп бетерә, сүгенеп кычкыра. Әлеге вакытта аның проблемалары бар, шуңа эчәдер, бәлки. Мин аны бик яратам, югалтырга куркам. Нәрсә генә әйтсә дә тыңлыйм, кая гына барсам да әйтеп китәм.
Бәләкәйдән эчкечелекне күреп үскәч, үземә сүз бирдем: мин беркайчан да ул нәрсәне авызыма алмаячакмын һәм балаларым эчкечелекне күрмәячәк, дип. Шуны егетемә дә әйткәнем бар. Аңлый да кебек. Берничә көн эчми тора да янә шешәгә үрелә. Соңгы вакытта нык уйлана башладым: бәлки, араны өзәргәдер? Кешенең үзенең теләге булмагач, аны аракыдан биздереп булмыйдыр ул. Әмма араны өзсәм, башкача беркемне дә яратмасмын кебек..."
Фото: bashinform.ru