Җырчы Ринат Рәхмәтуллин Динара белән наках укытканнар иде, инде мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәннәр. Бу хакта кәләш үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.
«Ниһаять, бу көн җитте. Тынычлана аласыз. Моны күпләр көтте. Булды, хәзер рәсми рәвештә, законлы хатыны!» – дигән ул.
Борчылган идегезме? Хәзер иркен итеп сулыш алыгыз.
Сәхнәдәш дуслары һәм тамашачылары нәкъ шулай иткән дә. «Камытны кидең, брат. Котлыйм, бәхетле булыгыз», «Ә без сезне законлы ир белән хатын дип уйлый идек», «Гомерегез озын булсын, тигезлектә яшәгез», – диләр аларга.
Котлыйбыз!
Фото: социаль челтәрдән.