+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
9 март , 15:47

"Миннән чәчәкләр көтмә!"

Габделфәт Сафин туйдан соң ук яшь кәләшенә шуны белдереп куйган.

"Миннән чәчәкләр көтмә!""Миннән чәчәкләр көтмә!"
"Миннән чәчәкләр көтмә!"

Җырчының хәләле Рузилә Сафина үзенең сәхифәсендә бу хакта болай яза:

"Габделфәт туйлар үткәч: “Миннән чәчәкләр көтмә, гомумән, чәчәкләр биреп уйнарга яратмыйм, ачуланмассың", – дигән иде. Җавап бирмәдем. Ишетмәмешкә салыштым. Бәхәсләшү башыма да килмәде…

Еллар үтә торды, бер-береңә яраклашу процесы минем өчен озак тоелды. Ә чәчәк сорамадым. Аллаһының рәхмәте, тора-бара Габделфәт һәр бәйрәмгә, туган көнгә, тумаган көннәргә дә чәчәк бирергә өйрәнде.

Ә бүгенге көндә аңа бирелгән чәчкәләр дә минем күңелемне яктырта, нурлый, назлый. Кичә «Пирамида»да узган концерттан соң төшкән фото. Рәхмәт сезгә!" – дип язган ул һәм зур гөлләмәләр белән төшкән фотосын куйган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас