"Миңа 35 яшь. Гаиләм белән шәһәрдә яшим. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт, бәхетле хатын-кыз мин.
Сөйлисе сүзем әти-әнием турында. Алар 23 ел яшәгәч, ниһаять, аерылышты. Без бәләкәй чакта әти эчте. "Афганец" ул. Без картәни һәм картәти йортында яшәдек. Эчкән саен өйда тавыш иде. Картәни исән чакта рәхәт иде безгә. Ул мәрхүмә булгач, хәлләр тагын да начарланды, әни дә эчә башлады. Картәти, түзмичә, олы кызына чыгып китте. Без туганым белән укып бетергәнче шул сугышны, "концертны" карап, куркып үстек.
Әни икенче иргә чыгып китте, эчкечелек тормышын дәвам итә. Әти бөтен әйберен сатып бетерде. 10 ел дигәндә сукбайга әверелде. Әтине үзәртергә бик тырыштым. Дәваханәгә дә салдым, йортны тәртиптә тотарга тырыштым. Утка үзем түлим, сезон саен киемнәр алып бирәм, азык-төлек илтәм. Күптән түгел әти СВОга китте. Яраланды, әле госпитальдә ята.
Әни белән аралар суынды. Күралмыйм мин аны, гафу да итә алмыйм. Юньле булса, әти бүген шундый хәлдә калмас иде. Әйтәсем килгәне шул: гаилә тормышы күбрәк хатын-кыздан тора. Балалар да, ир дә хатын-кызга бәйле.
Әти йомшак кеше, жәллим мин аны. Бөтен теләгем - исан-сау кайтсын, Ходай биргән гомерен бәхетле яшәсен иде. Минем дә башкалар кебек туган йортка кайтып, әти-әни җылысын тоясым килә. Тик алар исән булса да, киңәшләшер кешем юк".
Фото: bashinform.ru