- Иҗатыма мөкиббән кызлар, егетләргә караганда күбрәк, билгеле, - ди җырчы. - Шуңа күрә мин дә кызларны яратам. Аларның бер концертны да калдырмыйча йөри торганнары, сәхнә артында фотога төшәргә яратканнары да бар. Аларга игътибарны тиешенчә бүләргә тырышам. Әмма иң кадерле кызларым берсе өй ишеген ачып керүгә кочаклап ала, икенчесе тәмле исләр килеп торган аш бүлмәсеннән чыгып үбәргә битен куя. Хатыным һәм кызым - минем йолдызларым.
Әнвәрнең гастроль графигына күз салсаң, гаиләсе белән булган чаклары сирәктер, дисең. Русия киңлекләрендә дә, Башкортстанда да иҗат юлы утыз елга якын сузылган. Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова белән берлектә "Ихлас" төркемендә җырлап йөргән вакытта ук ул тамамашачы күңелен яулаган иде инде. Шул еллар эчендә бертуктаусыз хезмәт, үсеш өчен салынган көч бушка түгел - бүген ул татар-башкорт яшәгән һәр төбәктә көтеп алынган кунак.
Аның концертларында һәрвакыт аншлаг. Башкалада март ахырында булачак концертларында да, һичшиксез, шулай булачак!
Фото: социаль челтәрдән