Аңа кадәр туган сабыйларга "М" хәрефеннән башланган исемнәр бирәләр. Ә сигезенчесенә исем табалмагач, тоталар да Мандат дип кушалар. Ул депутат мандаты алмаган, әмма авылда төшеп калганнардан да түгел.
Өлкенде авылында тагын Марк, Энгельс, Рэкс, Дарвин, Сержант, Эльбрус, Виноград, Рюрик, Белград исемле кешеләр бар.
Ә тагын анда татар әдәбияты классигы Әхмәт Ерикәй туган. Аның 500ләп шигыренә җырлар язылган. Шуларның берсе - "Сәрвиназ".
Их, исеме дә исеме! Әлеге авылдашларының исемнәрен ишетсә, мәрхүмкәебез милләт уллары өчен сызланудан сикереп торыр иде, билләһи!
Их, Сәрвиназ! Рэкслар синең рухыңны бимазаламасын берүк, Сержант синең тынычлыгың сагында торсын иде!
Фото: социаль челтәрдән.