+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 март , 17:54

Алтмыш ел улын аркасына кочтырып йөртә

Аңа берни дә кирәкми - бәхетле булу өчен газизенең елмаюы да җитә.

Алтмыш ел улын аркасына кочтырып йөртә
Алтмыш ел улын аркасына кочтырып йөртә

78 яшьлек ана паралич суккан улын 60 ел дәвамында аркасында йөртә. Аңа гарип баласыннан баш тартырга тәкъдим итәләр, ләкин ул ризалашмый. Ана мәхәббәте чикләрне белми һәм теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле шул.

Ольга Божкович Сербиянең кечкенә бер авылында туа. Яшьтән үк ул гади гаилә тормышы турында хыяллана, ләкин 17 яшендә аның планнары үзгәрә: ул йөкле булуын белә, ә сөйгәне юкка чыга. Әти-әнисе аны баладан баш тартырга күндереп карый, ләкин ул башка юл сайлый.

Аның Предраг исемле улы ДЦП белән туа. Табиблар аның беркайчан да йөри алмаячагын әйтә. Ольга улын өенә алып кайта. Әти-әнисе аңа ярымҗимерек абзарда салкын бүлмә бүлеп бирә, һәм бөтен мәшәкатьләр аның иңнәренә төшә.

Авыр хезмәт, бала карау һәм хуҗалыкта эшләү көн саен сынау була. Ләкин Ольга бирешми. Ул улының үзен дөньядан аерылган итеп хис итмәвен тели. Шуңа күрә ул аны көн саен мәктәпкә ун чакрымлап аркасына кочтырып йөртә.

Еллар үтә, Предраг укый, олыгая һәм агачтан әйберләр ясарга өйрәнә. Аның эшләнмәләре авылдашларын һәм балаларны сөендерә.

Бүген Ольгага 78 яшь, ә аның улына - 60. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул аны кайгыртуын һәм аркасына кочтырып йөртүен дәвам итә. Ул зарланмый һәм аның төп бүләге — улының елмаюы дип саный.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас