Бөтен кеше миннән көлгән кебек. Бернәрсә эшләтә алмыйм үземне. Ирем белән шуңа талашып бетәбез.
Яшьтән йөргән егетемнен бичәсе белән ярышып яшим. Ул ир белән дә. Бер авылда яшибез. Алар аталарыннан калган кече өйләрендә яшәгәндә миңа рәхәт иде. Хәзер алар ике катлы итеп төзеде. Уф, түзә алмыйм шуңа! Бөтен авыл, аңа кияүгә чыксаң, шулай яшәр идең, дип көлгән кебек. Машиналарын да яңарттылар.
Ул - минем беренче мәхәббәт, Себерда эшли. Иремә әйтәм, син дә барып эшләп кайт, дип. Юк, ыжламый да! Барлык нәрсәбез дә бар бит, ди. Хәзер ике балабыз читтә, үзебезгә генә йорт иркен. Әмма тегеләрнең ике катлы өй белән машинасы тынгылык бирми. Хәзер бичәләр дә Себергә китә бит. Әллә үзем чыгып китимме икән?
Фото: bashinform.ru