0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 март , 18:54

"Берара аралашмый яшәдек"

Данир Сабировның әнисе белән хатынының аралары суынып алган.

"Берара аралашмый яшәдек"
"Берара аралашмый яшәдек"

Миләүшә Сабирова сүзләренчә, ул кайнанасыннан бик уңган, алар килешеп яши. Әмма бу гел генә алай булмаган.

- Теләсә кайсы мөнәсәбәтләр ул – хезмәт, - дип үз фикерләрен язылучыларына җиткерә Миләүшә. - Алар яхшы булсын өчен тырышырга кирәк. Чынлыкта кайнаналар төрле була. Мин, Аллаһка шөкер, кайнанамнан уңдым. Әйе, безнең дә аңлашылмаучанлыклар булып ала. Аңа, мәсәлән, минем киенүем ошамаска мөмкин. Ул бу хакта миңа турыдан-туры: «Нәрсә киеп куйдың инде?» – дип тә әйтергә мөмкин. Мин моны кабул итәм.

Данир белән 18 ел яшәү дәверендә, әни белән безнең мөнәсәбәтләребез бер генә тапкыр бозылды. Бу 2017 ел, Данир авырган ел иде. Әни белән күпмедер вакыт аралашмый яшәдек. Аннан соң бу мәсьәлә хәл ителде.

Иң мөһиме, андый чакта бер-береңә кирәкмәгән сүзләр әйтмәскә кирәк. Вакытында тукталып кала белү сорала. Чөнки, эмоцияләрең кайнап торганда әллә ниләр әйтеп бетерергә, ә кабат үкенергә мөмкинсең, – дигән ул.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас