Җырчы Илмира Нәгыймова бертуган сеңлесе Гөлназны кияүгә бирергә әзерләнә. Алар гаиләдә биш баладан икесе генә калган - бер апалары, абыйлары һәм энеләренең гомере яшьли һәм фаҗигале өзелгән.
Илмира гастрольләргә киткәндә, Гөлназга балаларын калдыруы, бу - аның төп эше булуы турында сөйләгән иде.
Җырчының Гөлназның йөрәгенә катлаулы операцияләр кичерүе хакында да әйткәне бар.
Киләчәктә апалы-сеңелле кызларның тормышы якты, бәхетле булсын дип телик!
Фото: социаль челтәрдән.