+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 март , 08:06

"Гает коймагын юлда да пешерәбез"

Гүзәл Уразова белән Илдар Хакимов бу көннәрдә 3000 километрга якын юл узган.

"Гает коймагын юлда да пешерәбез"
"Гает коймагын юлда да пешерәбез"

Күпләрнең яраткан җырчысы Гүзәл Уразова бу көннәрдә Сургутта гастрольләрдә. Ул социаль челтәрдә машинада Төмәнгә, аннан Сургутка барып җитүләрен күрсәтте. Автомобиль руле артында аның ире - Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов, алар 2500 чакрымнан артык юл үткән. Аның сүзләренчә, Себердә кояш, юллар чиста.

- Төмәндә +10, кояш балкый, чын җәй. Алга таба барабыз, Сургутка барып җитәргә тырышабыз. Кыш һәм кар бездә генә, Себердә кар юк. Моның ничәнче заправкадыр инде, исәбен югалттык, - дип уртаклаш җырчы сәфәрдән алган тәэсирләре белән.

Аның сүзләренә караганда, кайда гына булсалар да, алар һәрвакыт Ураза бәйрәмендә коймак пешерә. Быел алар Сургутта, былтыр бәйрәмне башка төбәктә каршы алганнар. Җырчы мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады һәм аларга иң яхшы теләкләр юллады.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас