-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 март , 19:35

"Без хәзер - гаилә"

Хәния Фәрхинең кече кызы Алсу кияүгә чыккан.

"Без хәзер - гаилә"
"Без хәзер - гаилә"
Сөенечле  мизгелләре белән Алсу социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Без хәзер - гаилә» дип язып, фото-видеолар күрсәтә ул.

Бу - Алсуның икенче тапкыр бәхетен сынап каравы,  дип яза "Интертат". Аның беренче никахыннан Раина исемле 7 яшьлек кызы үсә.

Сеңлесе Алия бер әңгәмәдә Алсуның гаиләсе белән Уфадан Казанга күченүе, аларның әти-әниләре фатирында яшәүләре хакында сөйләгән иде. Хәзер исә Алсу Мәскәүгә күченгән булса кирәк. Һәрхәлдә, никахның Мәскәүдә узганлыгына карап, шулай дип фикер йөртергә мөмкин.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/xaniya-farxinen-keckena-kyzy-alsu-kiyauga-cykkan-5878696

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас