+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 март , 13:19

"Ничек исән калганмындыр..."

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормышындагы авыр вакытларны искә төшерә.

"Ничек исән калганмындыр..."
"Ничек исән калганмындыр..."

Беренче никахы гомерсез булуының сәбәпләрен ул еллар узгач кына аңлаган. Бу хакта Дилә Нигъмәтуллина «ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйләгән.

- Хәзерге вакытта арабызда бернинди үпкә юк. Моның өчен миңа психологлар белән эшләргә туры килде. Мин хәзер бөтенләй башка тормыш халәтемдә.

Яшь тә үзенекен иткәндер. Тора-бара күп нәрсәне аңлый башлыйсың. Ул вакытта яшь идек бит. Күп нәрсәнең төбенә кадәр төшә алмаганмын. Шуңа үпкәләүләр дә бар иде. Аерылышу да юктан гына килеп чыкмый. Үпкәләү, ачу саклаулар китереп җиткерә моңа. Шундый авыр моментларым булды. Мин хәзер бүгенге көндәге яшәү рәвешемнән шул вакыттагы Диләгә карыйм да аптырап куям – мин ничек ул вакытта исән калганмын икән? - ди Дилә Нигъмәтуллина

Фото: видеодан скриншот.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас