+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
23 март , 15:36

Зур һәм тату гаилә елы нинди булачак?

Башкортстанда "Зур һәм тату гаилә елы"н үткәрү планы 115 чараны үз эченә ала.

Зур һәм тату гаилә елы нинди булачак?
Зур һәм тату гаилә елы нинди булачак?

Бу хакта төбәкнең вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов республика Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Барлык чаралар да темаларга бүленгән. Бу - оештыру мәсьәләләре, мәгълүмати эшләр, гаиләләр өчен инфраструктураны үстерү һәм гаилә элемтәләрен ныгыту, гаиләләрне балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен бүләкләү чаралары, шулай ук сәламәтләндерү һәм спорт-киңкүләм вакыйгалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 74 меңнән артык күпбалалы гаилә яши. Аларда 250 меңгә якын бала тәрбияләнә. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алда бара һәм ил буенча җиденче урында тора.

– Безнең бурыч – һәр гаилә кайгыртучанлыкны тагын да ныграк сизсен, ә яшьләр үз җәмгыять күзәнәген булдырырга һәм балалар тудырырга омтылсын, - диде Руслан Хәбибов. - Тематик елга йомгакны илдә 21 декабрьдә билгеләп үтелә торган Күпбалалы гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында ясарга планлаштырабыз.

Моннан тыш, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы кысаларында эре проектларны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Алар арасында - Гаилә-демография форумын, «Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсының республика этабын уздыру, муниципалитетлар хакимиятләре каршында күпбалалы гаиләләр советлары төзү.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, тәкъдим ителгән план төбәктә күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары комплексын системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров шулай ук шәһәр һәм район башлыкларына тиешле муниципаль планнар эшләргә кушты.

- Юл картасы уйланылган, без аны тикшердек инде. Урыннардагы башлыклар да моңа кушылсын, - диде төбәк җитәкчесе. - Без бу эшне тематик елда гына башкармаячакбыз. Тулаем алганда, бу безнең бурыч, аны планлы рәвештә хәл итәчәкбез.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас