Кичә безнең гаилә әтинең сөяркәсе барлыгын белде. Әтигә - 58, ә ул хатынга 29 яшь. Аларның мөнәсәбәтләре инде биш ел дәвам итә икән. Ул аңа "Дайсон" фенын, кыйммәтле киемнәр, чит илгә путевкалар, гаять зур чәчәк бәйләмнәре, бизәнү һәм башка бик кыйммәтле әйберләр сатып алып биргән. Ә мин - студент, ничек тә акча җиткерергә тырышам. Әтинең миңа соңгы тапкыр акча биргәнен хәтерләмим. Үз чыгымнарыма үзем акча эшлим, укуга да үзем түлим. Ә быел университетка кергән энемнең укуы өчен әни түли.
Без барыбыз да бер фатирда яшибез, һәм әтидән азык-төлеккә булса да акча сорасаң, ул һәрвакыт акча белән проблемалар булуын әйтә. Чит хатынга үз балаларына караганда күбрәк биргәнлеген уйласам - чыгырымнан чыгам. Әти белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы иде. Без аны ярата идек, сөйләшә идек, аралаша идек. Ә ул безгә хыянәт итте. Әни бу хәлләргә ничек түзәдер, әмма мин хәзер әтине күралмыйм!
Фото: bashinform.ru