+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 март , 11:28

"Ирләр, дусларыгызга ышанмагыз!"

"Иремнең "чын" дуслары да миңа килеп карады..."

"Ирләр, дусларыгызга ышанмагыз!"
"Ирләр, дусларыгызга ышанмагыз!"

Арабызда ялгыз хатыннар бик күп. Алар турында нинди генә гайбәт сатмыйлар! "Ире үлгәч, рәхәтләнеп яши" дигән кебек язылган постны укыгач, миңа нык авыр булды. Нишләп сез, ирле хатыннар, бу каза сезгә килмәс дип уйлыйсыз? Аның көндез авыз ерып йөреп тә, төнен мендәр кочаклап елап чыкканын шул тол хатын үзе генә белә. Ялгыз хатыннар сезнең иргә ябешер дип уйлыйсызмы? Кирәге бар иде чит ирләрнең! Үзеңнекен гомер буе сагынып яшисең бит ул. Ә нигәдер күпләр барлык ялгыз хатыннар ир эзләп кенә йөри, дип уйлый.

Мин дә үттем ул хәлләрдән. Ирем үлгәч, төнлә ишегемне аның иң якын дусы булып саналганнар какты. Барысының да гаиләләре бар. Хатыннары менә дигән. Без 4 гаилә озак еллар гаилә дуслары булып йөрдек. Шул өч ир дә төнлә килеп керергә маташты! "Ерак" җиргә җибәрдем дә, башка аралашмадым. Хатыннары ни өчен минем алар белән аралашмаганга үпкәләп йөрде соңрак... Соңыннан берсе: "Без сине сынап карадык", - дигән булды, ышанманым. Бик рәнҗедем. Бераздан шушы өч ирнең дә җитди проблемалары булды. Урынлы дип уйладым, чөнки ачуым һаман бетми. Мин ирем үлгәч, алар миңа терәк булыр дип уйлаган идем...

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас