Миннән 15 яшькә кечерәк ир-егеткә гашыйк булдым.
Ул өйләнгән булган, әмма хатыны бала тудырганда вафат булган. Яңа туган улы да озак яшәмәгән һәм әнисеннән соң берничә көн үткәч тә киткән. Мондый икеләтә кайгыны кичерү авыр һәм мин аңа кулымнан килгәнчә ярдәм иттем, без күптән таныш идек. Ләкин безнең мөнәсәбәтләр вакыт узу белән башка форматка күчте. Без бергә яши башладык. Мин аның янәшәсендә гомер буе калырга теләр идем, тик ул мине элеккесе белән чагыштыра кебек. Минем сөйләмемдә аның сүзләрен ишетә, ниндидер ишарәләр таба. Өйдә аның фотосурәтләре тора. Ул аларны алып куярга теләми. Ул еш кына аларга карый һәм хәтта алар белән сөйләшә.
Мин барысын да аңлыйм, ул зур кайгы кичергән, әмма тормыш дәвам итә һәм алардан башка яшәргә өйрәнергә кирәк. Миңа нишләргә? Мин аны кызганам, ләкин икенче яктан - бу бик ачуны китерә. Ул аларны онытырмы?
Фото: bashinform.ru