+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Гаилә учагы
12 Апреля , 06:27

Халык артисты мич башында үскән

Гүзәл Уразова туган якларыннан дулкынландыргыч видео белән уртаклаша.

Халык артисты мич башында үскәнХалык артисты мич башында үскән
Халык артисты мич башында үскән

Җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бу көннәрдә Гүзәлнең туган яклары Пермь крае Барда районында гастрольләрдә булган. Гүзәл үзе өчен бик кадерле әби-бабасының йортына кереп видео төшергән.

«Бардам – туган җиремдә 3 көн булдык. Туган йортымны күрсәткәнем бар инде сезгә, дуслар. Кайттым әле менә, безне көтеп тик тора… Менә шушы мич өсләрендә җылынып үскән балалар инде без. Монда безнең газ юк иде әле, мич әле дә тора. Әниемнең әнисенең йорты. Минем балачагым биредә узды», – ди җырчы.

Фото: видеодан стопкадр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас