

Ирем белән озак еллар бергә яшибез. Ике балабыз бар, ләкин мин аларны ирем ярдәменнән башка ялгызым үстердем.
Күп еллар элек ирем инсульт кичерде, тора-бар хәле бөтенләй начарланды. Андыйларны "овощ" диләр. Бу бик авыр. Ул инде биш елдан артык шулай ята. Аягына басар дигән өмет юк. Ул үз-үзен хезмәтләндерә алса да җиңелрәк булыр иде. Мин әле яшь хатын һәм минем бәхетле буласым килә.
Ахирәтем сөяркә табарга киңәш итә, әмма мин моңа ризалаша алмыйм. Акылым әйтә - ярамый, ә җанга кирәк. Күпме еллар ирләр игътибарыннан башка яшим мин, бу сәламәтлегемә начар йогынты ясый. Сөяркә табу - исән иреңне сатуга тиң минем өчен. Ул, сөйләшә алмаса да, моны сизәргә мөмкин. Нишләргә дә белмим...