+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Гаилә учагы
14 Апреля , 07:14

"Килен түгел бит әле син..."

"Улымның сөйгәнен кайтарып җибәреп тә булмый".

"Килен түгел бит әле син...""Килен түгел бит әле син..."
"Килен түгел бит әле син..."

Кызлар, киңәш кирәк! Улыма тиздән 19 яшь тулачак. Ярты ел бер кыз белән очраша. Очраша дисәң дә инде... Ул бездә яши диярлек. Атнага биш-алты көн бездә куна. Улымның үз бүлмәсе булса да, бу минем ачуымны китерә. Улым белән аралашканнан соң, өйгә кайтып кунарга ярамыймыни? Моның өчен ирем белән ачуланыша башладык, чөнки өйдә һәрвакыт чит кеше.

Иртән улым эшкә китә, ә ул төшкә кадәр йоклый, аннары бүлмәдә аны көтеп утыра. Шунда ашыйлар, әмма артларыннан җыештырмыйлар.

Улыма бу турыда әйтсәм - үпкәли. Колледжтан соң аңа армиягә барырга кирәк. Бу кыз аны бездә көтмәячәк, ә "съемный" торак өчен, улым кайтканчы гына булса да, түләргә җыенмыйм.

Бүген: "Өеңә кайтмыйсыңмыни? Әллә сине куып чыгардылармы? Миңа дәваханәгә барырга кирәк. Өйне ят кешегә калдырып китә алмыйм", - дим. Күзләрен шардай ачты да, карап тик утыра. Әлбәттә, мин дәваханәгә бара алмадым.

Ничек бу хәлдән котылырга?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас