

"Иремнән качып, себер якларына эшкә чыгып киттем. Картайган көндә дияргә була. Аерылышу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Балалар каршы. Аннары өлкән яшьтәге әнием һәм бианам бар.
Минем характерым шундый: үземнең проблемаларны якыннарыма сөйли алмыйм, яшерәм. Шуңа күрә иремне бөтенесе дә яхшы кеше дип уйлый. Ул балалар бәләкәй чакта да мине кыйныйсы килсә - тышка алып чыгып кыйный иде. Кеше күрер җиргә сукмый. Бик хәйләкәр ул. Ә мин аннан куркып яшим. Кыйнар өчен сәбәп булдырмас өчен өйдә барысын эшлим, ә ул барыбер сәбәп таба.
Ул мине аңа кыз булып чыкмавым өчен дә кыйный. Әйтүе дә оят. Мин, ул миңа тәкъдим ясагач, бер егеттән алданганымны әйттем. "Булсын", - диде. Әмма шуның өчен гомер буе миннән үч ала. Ярый балалар аңа охшаган. Балаларга бик яхшы әти ул.
Әле себердә ике ай эшләдем. Эш авыр булса да, шул кадәр рәхәт миңа. Йоклавы да тыныч. Монда бөтенләйгә калырга, дип уйлый башладым. Балаларга мине шашынып чыгып китте, дип әйткән. Хәзер алар да, әни дә, бианам да мине әрли. Әниемне карарга сеңлем бар, бианайны кызы карый. Минем кайтасым килми. Ирем көн дә төрлечә янап шалтырата, җаныңны алам, ди. Эшкә чыгып киткәндә дә аңа әйтми качып киткән идем.
Балаларым, әнием белән ничек аңлашырга? Ышанырлармы миңа?"