+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Гаилә учагы
17 Апреля , 05:39

"Балалар гаиләне саклап калырга тырышты..."

Әлеге хәлләрне балалар миннән алдарак белгән...

"Балалар гаиләне саклап калырга тырышты...""Балалар гаиләне саклап калырга тырышты..."
"Балалар гаиләне саклап калырга тырышты..."

Хатыным белән 15 елга якын яшәдек, ике балабыз бар. Бервакыт ул миңа начальнигы белән хыянәт итә башлаган, мин бу турыда белми идем. Аңа бик ышана идем, хәтта ул хыянәт итәргә сәләтле дип уйлый да алмадым.

Балалар бу хакта беренче булып белгән, миңа тәүдә әйтмәделәр. Үзләре нәрсәнедер үзгәртергә тырышкан, теге иргә ничектер зыян салырга да маташканнар. Әниләре белән сөйләшеп караганнар, акылына килүен сораганнар. Барысы да уңышсыз булгач, миңа сөйләргә булганнар. Мин, әлбәттә, тыңладым, әмма ышанмадым. Хатын белән сөйләшкәч, ул моның дөрес икәнлеген әйтте. Яраткан кешеңнең хыянәт иткәнен аңлау бик авыр икән ул.

Мин әйберләремне җыйдым һәм балаларымны алдым да диңгезгә ял итәргә киттем. Без анда бик күңелле вакыт үткәрдек. Ә кайтканда фатир буш иде инде. Ул, әйберләрен җыеп, сөяркәсе янына киткән. Ләкин ике ай да үтмәде, ул кире кайтырга сорый башлады. Теге ир, аның гаиләдән киткәнен белгәч, бик тиз суынган икән. Балалар әниләрен гафу итүне сорый, ә мин нишләргә белмим. Гафу итсәм, тагын хыянәт итәр дип уйлыйм.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас