+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 Апреля , 04:55

Балаларны якларга, гаиләләрне сакларга!

Бала хокуклары буенча төбәк вәкилләренең Уфада үткән XXV Бөтенрусия съездында болар төп бурыч итеп билгеләнде

Балаларны якларга, гаиләләрне сакларга!Балаларны якларга, гаиләләрне сакларга!
Балаларны якларга, гаиләләрне сакларга!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Балаларны яклау фонды рәисе Мария Львова-Белова һәм илнең Генеральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин Бала хокуклары буенча төбәк вәкилләренең Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән XXV Бөтенрусия съездының пленар утырышы эшендә катнаштылар. Анда 600 делегат – федераль һәм төбәк министрлыклары, опека һәм попечительлек органнары, кисәтү системасы җитәкчеләре һәм белгечләре, экспертлар, хәйрия һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды.

Чара алдыннан Радий Хәбиров, Мария Львова-Белова һәм Николай Шишкин балалар һәм балалы гаиләләр хокукларын яклау өлкәсендә коммерция карамагында булмаган оешмалар тарафыннан оештырылган күргәзмәне карадылар.
“Яңа мөмкинлекләр” проекты авторлары республикада махсус остаханәләр аша менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен хезмәт һәм ял итү системасын үстерүләре турында сөйләде.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина билгелә­венчә, төбәктә “Гаилә кыйммәтләре” республика фестивале 2012 елдан башлап уздырыла. Быел чара “Зур һәм тату гаилә елы” кысаларында үтә.
Мәртәбәле кунаклар, шулай ук, республика халык­ларының милли киемнәрен­дәге курчаклар күргәзмәсен ка­рады. Аларны Ишембайда урнашкан махсус укыту-тәр­­бия учреждениесендә тәрбияләнүче кызлар полимер балчыктан ясаган. Педагоглары авыр тормыш хәлендә калган үсмерләргә белем үзләштерергә һәм кирәкле һөнәрләргә өйрәнергә ярдәм итә.
Русия Президенты Владимир Путин съездда катнашучыларга сәламләү сүзләре юллаган. Анда болай диелә: “Традициягә әверелгән мондый очрашулар җәмә­гатьчелек игътибарын һәрвакыт җәлеп итә, әлеге темаларның актуальлеген һәм безнең илдә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтының мөһимлеген раслый. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне, профильле ведомстволар, киңүләм мәгъ­лүмат чаралары, социаль юнәлешле коммерция карамагында булмаган оешмалар, Русиянең күп кенә төбәкләреннән волонтерлар оешмалары вәкилләрен берләш­тергән быелгы съездның көн тәртибе үзәгендә – үсеп килүче буынның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, балалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итүгә, норматив-хокукый базаны һәм хокук куллану тәҗрибәсен камилләштерүгә бәйле мәсьәләләрнең киң даирәсе. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар гаиләләренә, күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк”.
Пленар утырышта Башкортстан Башлыгы съездны оештыручыларга мондый әһәмиятле чараны үткәрү урыны итеп республика башкаласын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров, шулай ук, Мария Львова-Белованы Балаларны яклау фонды рәисе вазыйфасына тәгаенләнүе белән котлады һәм үсеп килүче буынга социаль ярдәм системасын үстерүнең төбәк тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Соңгы вакытта балаларны, бигрәк тә мәгариф учреждение­ләрендә яклауга зур игътибар бирәбез. Педагоглар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән аралаш­канда мин күп тапкырлар безгә һәм балаларга Русия дош­маннары тарафыннан чын сугыш игълан ителгәнен билгеләп үттем. Һәм бу хәл-шартларда үсеп килүче буынны яклау буенча нәтиҗәле чаралар күрү мөһим. Без мәктәптә сак системаларын көчәйттек, педагогик коллективлар һәм психологик хезмәтләр эшен ныгыттык. Иң мөһиме, яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышындагы тайпылышларны вакытында ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Икенче мөһим юнәлеш – үзенчәлекле балалар белән эшләү. Республикада мондый категориягә караган 21 мең бала бар. Аларны реабилитацияләү максатында инфраструктураны системалы рәвештә үстерергә омтылабыз. 2024 елда Уфада “Салют” комплексы ачылды, анда балалар укый һәм тиешле ярдәм ала.
Төбәк җитәкчесе съездда катнашучыларга уңышлар теләде һәм Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Григорий Аксаков орденын тапшырды.
Мария Львова-Белова чыгышында республиканың идарә командасына съездны Уфада уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм хокук яклау институты эшчәнлегенең, шул исәптән социаль ятимлекне кисәтү системасын камилләштерүгә, гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүне үстерүгә юнәлтелүен билгеләде. Балалар омбудсмены төбәкләрдә гаиләләрне саклаучы практикалар үсешенең төп юнәлешләренә тукталды. Өстенлекләр арасында ул федераль һәм төбәк структуралары белән хезмәттәшлекне бил­геләде, Русия Генеральный проку­ратура­сының ролен аерым ассызыклады.
Съездда Русиянең Генеральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин да чыгыш ясады. Ул социаль ятимлек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча ведомство эше турында сөйләде, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән уңышлы хезмәттәшлеккә мисаллар китерде.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә төбәктә социаль ятимлекне кисәтүнең мөһимлеген ассызыклады.
– Бала һәрвакыт әнисенә һәм әтисенә тартыла. Безнең бурыч – бөтен көчебез белән гаиләләрне саклау, – диде Радий Хәбиров. – Без ярдәм чараларының киң программасын булдырдык – 200 меңгә якын гаилә теге яки бу төр ярдәм ала.
Мария Львова-Белова социаль ятимлекне кисәтү системасында Балаларны яклау фонды роле турында сөйләде.
– Фондның төп бурычы – балалы гаиләләргә ярдәм итү. Президент Владимир Путин белән социаль ятимлекне кисәтү буенча эшне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышу барышында, гаиләләргә вакытында һәм максатлы ярдәм итүче бердәм коммерция карамагында булмаган оешма кирәклеге ассызыкланды, – диде балалар омбудсмены. – Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда, тиз ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирүче оператор-фондлар бар. Русия Президенты бу эш системалы булырга тиеш дигән карар кабул итте. Фонд гаиләләргә ярдәм итүнең төп федераль операторы булачак.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас