+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Гаилә учагы
20 Апреля , 06:58

"Ничек йөреп туймый ул?"

"Туйдан соң ук башланды бу хәлләр".

"Ничек йөреп туймый ул?""Ничек йөреп туймый ул?"
"Ничек йөреп туймый ул?"

Ирем – кыз чагында йөргән бердәнбер егетем. Без аның белән 7 ел очрашып өйләнешкән кешеләр, мәктәп елларыннан ук бергә идек.
Туйдан соң бәхетле гаилә тормышы башланырга тиеш иде кебек. Әмма шул көннән алып минем ашым – аш, йокым – йокы түгел. Сәбәбе – иремнең көн дими, төн дими, башка хатынар белән йөрүендә. Ничек шулай килеп чыкканын күпме генә уйласам да аңлата алмыйм. Без бит әле еллар буе яшәп, бер-беребезне туйдырырга да өлгермәдек. Иң рәхәт чагыбыз сыман бит.
Иремнең соңга калып кайтулары туйдан соң ук башланды. Без кайната-кайнаналар белән бергә яшибез. Иремнән риза булмасам да, артыгын тавышланып булмый. Иртән өчтә дә, дүрттә дә кайткан чаклары еш аның. Әмма исе дә китми. Әйтерсең, берни булмаган, әйтерсең эштән генә кайтып кергән инде менә. “Кайда йөрдең?” – дигән сорауга да һаман бертөрле җавап: “Дуслар белән утырдык”.
Телефоныннан әллә ничә тапкыр смс укыганым бар. “Кайчан күрешәбез?”, “Күптәннән очрашкан юк, хатының чыгармыймы әллә?” – диләр. Чыраена туры бәреп сорасам да әйтми ул. Аның каравы, мине талый белә. Әллә ничә тапкыр сукканы бар, чираттагы бер сөяркәсе минем турында теләсә нәрсә сөйләде. Ә ул, законлы хатынына ышанасы урынга, урам хатыннарына ышанып йөри.
Берзаман: “Бала минеке түгел”, – дип әйтә башлады бу. Белеп торам инде, шул хатын колагына пышылдаган моның. Бу сүзләргә әниләре дә түзеп тора алмады инде, өйдә зур тавыш чыкты. Әтисе дә каты гына әйтте аңа. Мин ничек иремә хыянәт итеп, башкадан бала алып кайтым ди инде? Башка сыймаслык хәл бит бу. Ике атналап тавышланышып яшәдек шулай. Балабызга якын да килми бу. Ахырда мин түзмәдем: “Әйдә соң, сине шул тынычландырса, ДНК тестын ясатыйк!” – дидем. Бушка түгел бит әле, кыйммәт. Кечкенә генә авылда кеше көлдереп йөреп кайттык шулай. Аны һәркем үзенчә сөйләп йөри бит әле, кимсенеп үләрлек. Әйтерсең лә гаеп миндә. Билгеле инде, 99,99 процент төгәллек белән бала – ирнеке, ул аның чын әтисе дип табылды. Әмма барыбер тынычланмады ирем, “100 процент дип әйтмәделәр бит”, – ди. Йөрүен һаман да дәвам итә. Аерылыргамы, юкмы? Киңәш бирегез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас