+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Гаилә учагы
27 Апреля , 06:40

Бала күңелен аңлый торган әти-әни эзли

16 яшьлек малайга гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Бала күңелен аңлый торган әти-әни эзлиБала күңелен аңлый торган әти-әни эзли
Бала күңелен аңлый торган әти-әни эзли

Ярдәм, игътибар һәм янәшәдә үз кешең булуын тою балага һәрчак кирәк. Ә үсмерләргә — бигрәк тә.

Егор 2010 елда туган. Ул тыныч холыклы, кешелекле һәм кызыксынучан малай. Ул аралашуга ачык, яңалыклар белән кызыксына һәм янындагыларга игътибарлы.

Аның төп мавыгуы—балык тоту. Сәгатьләр буе бу шөгыле, иртәнге таңда балыкның ничек эләгүе турында сөйли ала. Киләчәктә эретеп ябыштыручы булып эшләргә тели. Куллары белән эшләргә һәм эшне ахырына кадәр җиткерергә күнеккән егет өчен җитди сайлау.

Әле Егорның үсмер чагы. Яңа сораулар, беренче җитди карарлар, борчылулар, җаваплылык, хис-кичерешләр барлыкка килә, аларны берүзең генә хәл итеп булмый. Мондый яшьтә бигрәк тә тыңлаучы, сөйләүче, ярдәм итүче һәм көчен һәм кызыксынуын дөрес юнәлешкә юнәлтергә ярдәм итүче өлкән кеше кирәк.

Әгәр сез балага гаилә бүләк итү турында уйлангансыз икән, бәлки нәкъ менә Егор сезне көтәдер.

Бу малай турында танышларыгызга сөйләгез һәм бу постны социаль челтәрләрдә үзегезгә күчерегез, дуслар. Бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас