

Стәрлетамак районыны Услыбаш авылыннан күпбалалы гаилә тагын да баеган. Андреевларның балалары хәзер унга җиткән.
Гаиләнең яңа әгъзасы малай булган, аны әнисе Светлана һәм әтисе Александр Илья дип атаган.
Юстиция эшләре буенча төбәк дәүләт комитеты башлыгы Владимир Спеле сүзләренчә, яңа туган баланың ике апасы Юлия һәм Надежда һәм җиде абыйсы бар - Алексей, Никита, Даниил, Матфей, Тимофей, Владимир һәм Мирон.
Күпбалалы ата-аналарга тантаналы шартларда туу турында таныклык тапшырылды. Без дә аларны ихлас котлыйбыз һәм бәхет телибез!
Фото: "Моя Уфа"