

"Без ирем белән 12 ел яшәдек, 2 балабыз бар. Үзебезне нык, көчле гаилә кебек тоя идем. Тик бер мизгелдә барысы да үзгәрде, сәламәтлек белән проблемалар башланганда миңа әле 45 яшь тә юк иде. Тикшерүләр, анализлар һәм диагноз - яман шеш. Бәхеткә, башлангыч стадиядә, табиблар яхшы шанслар бирә иде. Ләкин дәвалау авыр булып чыкты: химиотерапия, хәлсезләнү. Бик нык ябыктым, чәчләр коелды... мин үземне танымадым.
Ирем якынча ярты ел түзде. Аннары эш, йорт, балалар һәм аның җилкәсендәге авыру хатынны тәрбияләү аңа авыр булуын әйтте. Һәм китте. Миннән егерме яшькә кечерәк хатынга йортка керде. Мин еламадым да, тавыш та чыгармадым, бары тик алга таба яшәргә кирәклеген белә идем. Балалар миңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты, ләкин үзләре дә бик зур түгел иде әле.
Ул киткәннән соң бер атна үтте. Берзаман ишек кыңгыравына бастылар. Ачсам — чемодан тоткан бианам басып тора. Без аның белән беркайчан да артык якын булмадык. Гадәти аралаштык, конфликтлар булмады, кайчакта шалтыратыша да идек. Балалар кечкенә булганда ярдәм итте. Һәм шуннан без артык күрешми дә идек.
Ул сүзсез генә түргә узды һәм бүлмәгә раскладушка куярга кушты. Киемнәрен алыштырды да кухняга кереп китте: җыештырды, пешеренде.
Бу вакытта мин йокы бүлмәсендә ята идем. Ул әкрен генә керде дә, янәшәмә утырып, башымнан сыйпады... һәм улы өчен бик оялганын, аны ничек шулай тәрбияләгәнен аңламавын, хәзер минем белән булачагын, беркая да китмәячәген әйтте. Ул үз фатирын арендага бирде һәм безнең белән яшәргә калды.
Ул мине процедураларга йөртте, мәктәптән балаларны каршы ала иде, аларга өй эшләрен эшләргә ярдәм итте, ата-аналар җыелышларына да барды, бөтен эш аның җилкәсенә күчте. Ә кичләрен минем янга утыра иде дә, нинди дә булса фильм кабызып, кулымнан тотып тора иде. Һәм, беләсезме, мин савыктым! Мин исән! Ул гына мине үлем тырнагыннан йолып алды".