+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
4 Мая , 09:58

"Миңа шулай тоелдымы? Әллә инде..."

"Дөреслекне ачыкласам нишләрмен?.."

"Миңа шулай тоелдымы? Әллә инде...""Миңа шулай тоелдымы? Әллә инде..."
"Миңа шулай тоелдымы? Әллә инде..."

"Ирем белән 8 ел никахтабыз. Мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Балабыз юк, ирем теләми.

Ахирәтем еш безгә килә. Без аның белән бер сыйныфта укыдык һәм балачактан ук дус булдык. Ул былтыр әни булды. Безгә дә үзенең улы белән килә, бала белән шулай туйганчы уйныйбыз. Ирсез бала тапты ул. Ничектер, гаилә тормышы барып чыкмады.

Күптән түгел иремнең телефонында язышу күрдем. Анда ул минем дус кызыма сагынуын белдергән. Елаганчы сүктем үзен. Аннары барысын да телефоныннан алып ташлаган да миңа бу хәлнең тоелганын гына ышандырырга тырышты. Ахирәтемә дә шалтыраттым, ул барысын да кире какты.

Ирләргә ничек ышанырга? Хәзер нәрсә уйларга да белмим. Ахирәтемнең баласы кемнән икән соң?.."

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас