+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 Май , 03:34

Узган айда 24 игезәк туган!

Барысы бер медицина учреждениесендә! Кайда булган бу "бәби-бум"?

Узган айда 24 игезәк туган!Узган айда 24 игезәк туган!
Узган айда 24 игезәк туган!

Башкортстандагы бала тудыру йортларының берсендә апрель аенда 24 игезәк бала туган

Республика клиник Перинаталь үзәгендә язның икенче ае өчен куанычлы статистика белән уртаклаштылар.

Апрель аенда медицина учреждениесендә барлыгы 888 бала туган, шуларның 447се - кызлар һәм 441е - малайлар.

24 пар - малайлар, 8 пар - кызлар. Шулай ук 6 кызлы-малайлы игезәк пар дөньяга килгән.

Иң зур баланың авырлыгы 5 240 г, ә иң кечкенәсенең авырлыгы нибары 680 г тәшкил иткән.

Зур үсегез сабыйлар, бәхетле булыгыз!

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас