

Ирем белән яшәвебезгә 23 ел тулды инде. Әмма шуның кадәр гомер бергә яшәп тә, һаман рәхәткә тиенгәнем юк. Яшьрәк чагында да ирем бу кадәр үк ярсымый, күзгә карап мыскыл итми, шыр аек килеш кул күтәрми торган иде. Ә хәзер бигрәк күзе тонды аның.
Берничә ел элек бу авырлыкларга түзә алмыйча, китеп тә караган идем. Ул чагында әни дә исән иде. Ичмасам, аның янына кайтып торып була иде. Әмма берничә көннән соң, ике балабыз хакына дип, кабат ир янына киттем. Үзем юләр инде, кайт дип алырга да килмәде бит ул вакытта, гафу да үтенмәде. Өчәүләшеп килеп кергәч тә берни әйтмәде. Ә хәзер китеп, бүтән кайтмыйм дисәң, барыр урын да юк. Әни үлде, төп йортта гаиләсе белән энем яши. Үзләренең өч баласы өстенә мин кайтып керә алмыйм бит инде.
Хәзерге яшьләрне соң өйләнешүдә гаеплиләр. "Эшлиләр, машина, фатир алып бераз аякка баскач кына тормыш итә алырдай кеше эзли башлыйлар", – диләр. Янәсе, барысын да бергәләшеп тапканда гына кадерле була. Ә мин андый сүз сөйләүчеләр белән килешмим, киресенчә, гаилә тормышы корып җибәргәнче аякка баса алганнарга "молодцы!" гына дим. Ир дип, гаилә дип, укымыйча калдык, тавык ашатасы, су сибәсе бар дип беркая йөрмәдек. Хәзер дә шулай дәвам итә. Гомер буе яшәлгән ихата булса да, ул кадәр кадерле дип әйтә алмыйм. Чөнки ир һаман аны үзенә биргәннәрен кабатлап тора. "Чыгып китәр җирең дә юк бит синең", – дип тутырып әйтә. Бик авыр булса да, дөрес сүзгә җавап юк. Шуңа күрә кызыма да гел әйтә киләм: ашыкма дим, җитешерсең. Хатыннарның чыгып китәр җире булса, ирләр бу кадәр азмас иде.