+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
6 Мая , 04:43

Улмы, кызмы?

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә дулкынландыргыч мизгелләр булган.

Улмы, кызмы?Улмы, кызмы?
Улмы, кызмы?

Күпләрнең яраткан җырчылары янә бәби көтүе турында язган идек. Хәзер аның кем булачагы билгеле булды.

«Без Алимның туган көнендә гендер-пати ясарга булдык, - дип яза пар. - Ниндидер аерым, зур бәйрәм ясап тормадык. Әти-әниләребезне генә чакырдык. Интернеттагы бөтен календарьлар һәм таблицалар малай дип күрсәткән иде. Ә язылучыларыбызның 90 проценты кыз була, дип көтте. Менә хәзер фаразларга урын калмады инде».

Гендер-патиның видеосыннан күрсәнгәнчә, Алимның энесе булачак!

Бәхете белән тусын бала, гаиләгә иминлек телик.

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас