

"Хатынымны бик яратам. Өйләнешүебезгә 7 ел, бәхетле яшәдек, кыз бала тудырдык. Тик мин генә гаиләбезне бәхетле дип уйлап йөргәнмен, ахры...
Мин - табиб, бүлек мөдире. Гаиләм муллыкта яши. Кызымны бик яратам, иркәләп туя алмыйм. Хатыныма табынам диярлек. Бөдрә, озын чәчле, зифа буйлы. Бик матур ул!
Бер көнне хатыннан смс-хәбәр килде, ул үзенең йөкле икәнен язган. Әй шатландым инде! Күптән икенче бала тели идек. Шунда ук аңа шалтыраттым.
Ул көнне мин соңрак кайтырга тиеш идем, чөнки ашыгыч операция ясыйсы бар иде. Моны хатыныма да әйттем. Ләкин операцияне башка көнгә күчерделәр һәм мин иртәрәк кайтып киттем. Өйгә кайтканда розалар, шампан шәрабы сатып алдым һәм өемә очтым гына. Кызым әле бакчада иде, аны әти-әнием кунакка алып китәргә тиеш иде. Хатыным минем фатирга килеп керүемне ишетмәде, ул видеоэлемтә аша кычкырып сөйләшә иде.
Мин ишеткәннәремнән катып калдым. Ул ниндидер бер ир белән сөйләшә иде. Ул аңардан йөкле икән... Аны сагынуын һәм очрашу көтеп яшәвен әйтте. Тик бу ир аның белән тупас сөйләште. Ә минем хатын, киресенчә, аның белән бик ягымлы сөйләште. Бүлмәгә керергә кыюлыгым җитмәде. Башым чыңлады, һава җитмәде. Мин акрын гына чыгып, машинага утырдым да әти-әни янына киттем. Ике атна инде кызым белән әти-әниемдә яшим. Ул шалтырата һәм кайтырга чакыра. Мин һаман да барысын да белүемне әйтмәдем...
Кызымны бик яратам, ләкин аңарда минем йөз чалымнарын күрмим... Нишләргә?.."