

"35 яшьтә генә кияүгә чыктым, 1,5 елдан улыбыз туды. Шунда ирем ничектер үз тормышы белән яши башлады. Дуслар, эш, төрле шөгыль. Ә без улым белән аны бик үк кызыксындырмадык та кебек, аның безнең турыда кайгырту һәм безнең белән вакыт үткәрү теләге юк иде.
Ялгызлыктан туеп, мин башка ирләргә игътибар итә башладым. Һәм менә бервакыт урамда бер егет белән таныштым. Ул миннән 15 яшькә яшьрәк, аны бу уңайсызландырмады, ә мине бигрәк тә. Башта аралаштык кына, ул миңа гел таяныч булды. Аннары очраша башладык. Миңа аның белән бик рәхәт иде, үз кешем. Барысы да бик яхшы иде, очрашулар еш булды, ирем чак кына да сизенмәде.
Тик бер көнне йөкле булымны аңладым. Сөяркәм моңа бик шатланды. Мине иремнән китеп, үзе белән яшәргә дә чакырды. Ирем минем күңелем болганганын күреп, сораштыра башлады. Мин авырлы булуымны әйттем.
Ул да тиздән әти буласын белеп, бик шатланды. Бала аныкы түгеллеген әйтмәдем. Бу хәбәрдән соң ул өйгә ашкынып кайта, гаиләбезгә күбрәк игътибар итә башлады. Дуслары белән дә сирәк очраша хәзер. Бөтенләй башка кеше. Тик күңелем тыныч түгел. Хәзер нишләргә инде? Миңа икесе дә ошый, алар икесе дә мине ярата. Ләкин әгәр дә аларның берсе икенчесе турында белсә, хыянәтне гафу итмәячәкләр һәм мин 2 бала белән ялгызым торып калачакмын".